Изге Болгар җыены-2026: вакыты, программасы билгеле
12–17 май көннәрендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2026 XVII Халыкара икътисади форумы узачак.
Гаять эчтәлекле программаның кульминация ноктасы нәкъ менә Изге Болгар җыены булачак. Республика җитәкчелеге, төрле илләрдән дин әһелләре, барлык мәртәбәле кунаклар 17 майда (Зөлкагъдә аеның 30 нчы көнендә) Болгарга юл тотачак.
Гадәттәгечә, «Изге Болгар җыены»ның төп вакыйгасы булып Россия Баш Мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы торачак. Ул Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында якынча 9:30 сәгатьтә башлана.
Аннары тарихи Хан мәчетендә 12:00 сәгатьтә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мәртәбәле кунаклар катнашында җәмәгать белән өйлә намазы укылачак.
Чара кысаларында шулай ук Истәлек билгесе янындагы төп сәхнәдә мәдәни программа да каралган:
-
09:00 – татар башкаручылары катнашында бәйрәм концерты;
-
10:45 – пролог күрсәтү;
-
11:00 – Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасын ачу тантанасы;
-
12:30 – бәйрәм концертының дәвамы.
-
Изге Болгар җыенында – алты күргәзмә булачак.
-
Болгар цивилизациясе музеенда (1 кат) төрле яшьтәгеләр өчен «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы эшләячәк. «Изге Болгар җыены»нда милли көрәш булачак. Шулай ук «Абыстайлар хәзинәсе» дип исемләнгән хәләл ярминкә эшләячәк.
-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев