Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

IT‑сфера: Татарстанда 42 миллиард сумлык ташламалы ипотека рәсмиләштерелгән

Татарстанда ташламалы IT-ипотека программасы гамәлдә булган чорда 4,6 меңнән артык торак кредиты бирелгән.

Аларның гомуми күләме 42 миллиард сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында белдерде.

«Аккредитациядән узган IT-компанияләр ташламалы IT-ипотека алу хокукына ия. Бу ярдәм чарасы популярлыгын югалтмый. Узган ел бирелгән IT-ипотекалар саны 2024 ел белән чагыштырганда 16 процентка артты», – дип сөйләде ул.

Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында Татарстаннан барлыгы 684 IT-компания аккредитацияләнгән. Республикада хәзер 3,5 меңнән артык IT-компания эшли. Узган ел 51 яңа оешма барлыкка килгән, аларның яртысыннан күбрәге Россиянең башка төбәкләреннән күчеп килгән.

Россия буенча гамәлдәге ташламалы IT-ипотека Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, 2030 елга кадәр озайтылды. Кредитның иң югары күләме – 9 миллион сум, ә максималь ставка – 6 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев