Иске шиналар белән чәчәклекләрне бизәү – штрафка һәм экологик бозылуга китерә
Автомобиль тәгәрмәчләрен (шиналарны) чәчәк түтәлләрендә яки башка декор буларак куллану катгый тыела. Моның өчен гражданнарга 5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Күп еллар дәвамында бакчаларның гадәти бизәге булып торган бу тәгәрмәчләр, чынлыкта, сәламәтлек өчен куркыныч. Алар зарарлы химик матдәләрдән эшләнгән. Көнкүрештә кулланганда, алар канцероген матдәләр һәм агулы парлар бүлеп чыгара, бу исә туфракка һәм әйләнә-тирәгә зыян китерә. Шуңа күрә алар махсус полигоннарда гына утильләштерелергә тиеш.
Шиналарны ландшафт дизайнында кулланган өчен законда түбәндәге штрафлар каралган:
-
Гражданнар өчен – 2 000 дән 3 000 сумга кадәр;
-
Вазифаи затлар өчен – 10 000 дән 30 000 сумга кадәр;
-
Шәхси эшкуарлар өчен – 30 000 дән 50 000 сумга кадәр;
-
Юридик затлар өчен – 100 000 дән 250 000 сумга кадәр, яисә эшчәнлекне өч айга туктату.
Шунысы мөһим: халык арасында әле дә киң таралган бу «бизәү» ысулыннан баш тартырга һәм искергән тәгәрмәчләрне законлы юл белән тапшырырга кирәк. Табигатьне һәм үз сәламәтлегебезне саклыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев