Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

29 майда көндез һәм төнлә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм көчле җил көтелә.

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Ведомство гражданнарга саклык чараларын үтәргә киңәш итә:

  • реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качмаска;

  • урамда һәм юлда сак булырга;

  • балаларга күз-колак булырга;

  • өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтергә.

Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112.


Нет комментариев