Информатикадан бердәм дәреслек: югары сыйныф укучыларына яңа стандарт
2027 елда Россия мәктәпләрендә югары сыйныф укучылары өчен информатика буенча бердәм дәүләт дәреслекләре кертеләчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, 2027 елда 10-11 сыйныфлар өчен яңа дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү планлаштырыла. Шуннан соң өлкән сыйныф укучылары шул дәреслекләр буенча белем алачак.
Кравцов шулай ук 7-9 нчы сыйныфлар өчен информатика дәреслекләре әзерләнәчәген ассызыклады.
РФ мәгариф министрлыгында билгеләп үткәнчә, яңа дәреслекләрнең эчтәлеге федераль дәүләт белем бирү стандартларына һәм федераль төп гомуми белем бирү программаларына тулысынча туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев