Җәмгыять

Яшь урманчылар Лубянда очрашты

22–24 июль көннәрендә Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының IX слеты узды. Быелгы чара «#Урман.Хәтер.Бердәмлек» темасына багышланган.

Слетка республиканың төрле районнарыннан 31 команда җыелды. Беренче көнне укучылар «Урман трибунасы» дебатларында катнашты – урман саклау, экологик туризм, урман хуҗалыгында санлы технологияләр кебек актуаль темалар буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, яшьләр өчен спорт эстафетасы да оештырылды. Туплар, эстафета таягы, җитезлек сынаулары – барысы да команда рухын ныгытуга юнәлдерелгән иде.

Чара Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уза.


Нет комментариев