Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшь укытучыларга 90 мең сум: Татарстанда яңа ярдәм чарасы расланды

Татарстанда яшь педагоглар өчен ел саен үткәрелә торган «Безнең яңа укытучыбыз» дигән яңа ярдәм чарасы расланды.

Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Документ нигезендә, түләүне елына 100ләп кеше алачак. Аның күләме 90 мең сум тәшкил итәчәк. Акча ике этапта тапшырыла: башта 40 мең сум, аннары 50 мең сум.

Ярдәм конкурс нигезендә күрсәтеләчәк. Анда түбәндәге укытучылар катнаша ала:

  • профильле юнәлешләр буенча югары яки урта һөнәри белемле;

  • укытыла торган предметка туры килсә, өстәмә һөнәри әзерлекле.

Кандидатларга таләпләр:

  • Россия гражданы булырга;

  • Татарстанда яшәргә;

  • 35 яшьтән өлкәнрәк булмаска;

  • педагогик стажлары биш елдан артмаска;

  • төп укытучы вазифасында эшләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев