Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшь гаиләләр өчен бүләк: никах теркәгәч, музейларга бер ай бушлай керү

Татарстан Республикасы Милли музеенда ТР ЗАГС идарәсе белән уртак акция башлана. Аның кысаларында яңа өйләнешкән парлар никахларын теркәгәннән соң 30 көн дәвамында учреждениегә һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.

Программа 2026 ел буе гамәлдә булачак һәм Казандагы барлык 12 филиалны, шулай ук республика районнарындагы кайбер музейларны колачлаячак. Татарстан башкаласында акциягә Максим Горький, Федор Шаляпин, Евгений Боратынский, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Лев Толстой, Салих Сәйдәшев музейлары, шулай ук башка мәйданчыклар, музей үзәкләре һәм мемориаль фатирлар җәлеп ителгән.

Республика районнарында яшь гаиләләр Печище, Красновидово һәм Ленино-Кокушкино музейларына бушлай бара ала. Акциядә катнашу өчен никахны теркәү турында тамгалы паспорт, таныклык яки электрон документ күрсәтү дә җитә.

ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива яшь гаиләләрнең Татарстанның мәдәни мирасы белән ешрак танышуына һәм музей киңлекләрен уртак ял итү урыны буларак ачуына юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев