Яңгырлар аркасында Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе нормадан артып киткән
Июль башында көчле яңгырлар сәбәпле, Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе норма (53,0 м)дан артып, 9 июльгә 53,19–53,25 метрга җиткән. Бу хакта ТР Экология министрлыгы хәбәр итә.
Артык су ярларның җимерелүенә һәм юллар юылуга китергән. Җирле халык шикаятьләр белдерә башлаган.
Министр Азат Җиһаншин тәкъдиме белән, 9–20 июльдә су агызуны арттыру күздә тотыла. Максат – суның 53,3 метрга күтәрелүен булдырмау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев