Яңа тукталыш: Казаннан Чаллыга бара торган «Метеорлар» графигы үзгәрә
Казан – Чаллы елга маршрутына Кама Тамагында тукталыш өстәләчәк
ТР флоты Казан – Чаллы арасында йөрүче яңа елга маршрутына Кама Тамагында тукталыш кертергә планлаштыра. Хәзерге вакытта «Метеор» Чистайда, Түбән Камада һәм Алабугада туктала. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә компаниянең генераль директоры Роман Лизалин хәбәр итте.
«Кама Тамагы – шактый популяр юнәлеш. Пассажирлар анда тукталыш ясауны сорый. Ләкин моның өчен техник мөмкинлек юк иде. Быел мондый мөмкинлек барлыкка килде. Маршрут челтәрен алга таба үстерәчәкбез, өстәмә тукталыш пунктларын кертәчәкбез. Мәсәлән, Балык Бистәсендә дә тукталыш булачак», - дип сөйләде ул.
Лизалин сүзләренчә, быел компания 11 социаль әһәмиятле маршрутка хезмәт күрсәтә. Яңа юнәлеш – Чаллы – Соколка маршруты барлыкка килгән.
«Судно йөри башлый. Бу даими йөри торган маршрут булачак, дип планлаштырыла» - дип билгеләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев