Ял көннәрендә кар ява, томан һәм бозлавык көтелә – синноптиклар кисәтә
11 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстанда яңгыр белән кар явачак.
Юлларда кар басмасы һәм бозлавык хасил булачак. Томан төшүе ихтимал. Күрү мөмкинлеге 500–1000 метр гына булачак.
Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, төнлә температура 0..-2 градуска кадәр түбәнәячәк. Җил төньяк-көнчыгыштан 4–9 метр/сек тизлектә исә, кайбер урыннарда 12 метрга кадәр көчәячәк.
Иртән һәм көндез явым-төшемсез болытлы һава торышы фаразлана. Җил төньяк-көнчыгыштан 4–9 метр/сек тизлектә исә. Көндез һава +8..+10 градуска кадәр җылыначак. Иртәнге сәгатьләрдә томан һәм бозлавык мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев