Һөнәри осталык бәйгесе: Татарстанда төбәк этабы уздырыла
«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда «Үз һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы старт алды. Бу турыда республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге төбәк күләмендә 23 һөнәри компетенцияне үз эченә алып тора. Ярыш мәйданчыклары республиканың алдынгы предприятиеләре һәм уку йортлары базасында эшләп килә.
Төбәк этабы 1 апрельдә КДАУ кырларында агрономнар бәйгесе белән башланып китте һәм август аенда Җәлил бистәсендә бульдозерчылар ярышы белән тәмамланачак.
Министрлык мәгълүматларына караганда, бәйгегә гаризаларны һөнәр ияләре үзләре дә, эш бирүчеләр дә (кандидатның Россия гражданы булуы һәм ким дигәндә өч еллык стажы шарты белән) тапшыра ала. Төгәл вакытлар һәм шартлар белән «Үз һөнәрендә иң яхшысы» бәйгесенең рәсми порталында танышырга була.
Бәйгедә классик эшче һөнәрләре (токарьлар, фрезерлаучылар, эретеп ябыштыручылар, ташчылар) белән беррәттән, киләчәк технологияләр вәкилләре дә — робот техникасы белгечләре һәм пилотсыз очкычлар операторлары да катнаша ала. Оештыручылар махсус хәрби операция ветераннары, шулай ук һөнәрен үзгәртеп, яңа белгечлек үзләштерергә теләүче гражданнар өчен «Икенче старт» номинациясен аерым игътибар үзәгенә куйган.
Катнашучыларның һөнәри дәрәҗәсен 156 абруйлы эксперт бәяләячәк. Алар арасында эш бирүчеләр, профсоюзлар, уку йортлары һәм хакимият органнары вәкилләре бар. Төбәк этабы җиңүчеләре медальләр, статуэткалар һәм федераль этапка юллама белән бүләкләнәчәк, анда алар Татарстан исеменнән илнең иң оста һөнәр ияләре белән ярышачак.
Федераль этапта призерлар өчен эре акчалата премияләр билгеләнгән: беренче урын өчен — 1 миллион сум, икенче урын өчен — 500 мең сум, өченче урын өчен — 300 мең сум.
2025 елда Татарстан бәйгенең федераль этабында 20 номинациянең 18ендә катнашты. Барлык федераль этаплар нәтиҗәләре буенча республика вәкилләре ике беренче, ике икенче һәм өч өченче урынга лаек булды.
«Үз һөнәрендә иң яхшысы» бәйгесен оештыру илнең кадрлар потенциалын ныгыту ихтыяҗыннан чыгып эшләнә. Аның төп максаты — катнашучыларның һөнәри үсешенә этәргеч бирү һәм тармакларда хезмәт сыйфатын күтәрү өчен алдынгы тәҗрибәне тарату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев