Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иминлек чаралары турында искәртә
20 июньдә республикада һәм аның башкаласында һава торышы кабат бозыла: урыны белән көчле яңгыр, боз явачак, яшен булуы ихтимал, җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Моңа бәйле рәвештә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иминлек чараларын үтәү кирәклеге турында искәртә:
"Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый. Урамда һәм юлда йөргәндә сак булыгыз. Балаларга күз-колак булыгыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112", - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев