Февральдән Татарстанда социаль түләүләр һәм ана капиталы күләме артачак
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе февраль аеннан башлап социаль ярдәм чараларын планлы индексацияләү турында игълан итте. Бу үзгәрешләр республиканың берничә категория гражданнарына кагылачак.
Түләүләрнең артуын түбәндәге кешеләр сизәчәк:
• Барлык төркем инвалидлыгы булган гражданнар;
• Хәрби хәрәкәт ветераннары;
• Бөек Ватан сугышы катнашучылары.
Шулай ук ана (гаилә) капиталы суммасы да яңадан исәпләнәчәк. Индексация сертификат акчаларын әлегә бөтенләй кулланмаган яисә хисабында өлешчә калдыгы булган гаиләләрнең барсына да кагылачак.
Моннан тыш, февральдән җирләү өчен бирелә торган пособие күләме дә үзгәрә. Индексацияне исәпкә алып, Татарстан Республикасында әлеге түләүнең суммасы 13 550 сум 08 тиен тәшкил итәчәк. Бу чаралар халыкның социаль иминлеген саклауга юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев