Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фермерлар 552 миллион сумлык продукция саткан: Татарстанда алты ярминкә узды

Татарстанда алты ярминкә көнендә фермерлар 552,6 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Ярминкә мәйданчыкларына барлыгы 652,8 тонна яшелчә, шул исәптән 352,5 тонна бәрәңге, шулай ук 113,1 тонна сөт, 180,1 тонна шикәр, 1 миллион данәдән артык тавык йомыркасы, 571,8 тонна ит китерелгән. Ярминкәләр уздыру өчен 5,5 мең берәмлектән артык транспорт җәлеп ителгән.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында урнашкан сәүдә мәйданчыкларында оештырылды. Аларның эшләре бу атнада – 26 апрельдә тәмамланачак.

Чара «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев