Социаль фонд мәгълүматларына күрә, Татарстанда эшләүче пенсионерларга пенсия түләүләренең уртача күләме елга 11,27 процентка арткан.
2026 елның маенда уртача түләү 23 553,6 сум тәшкил иткән — бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 404 сумга күбрәк (21 149,12 сум).
Россия буенча гомуми күрсәткечләр дә үсә: эшләүче пенсионерларның пенсияләре уртача 12,39 процентка артып, 23 721 сумга җиткән (үсеш 2 615 сум).
Исегезгә төшерәбез: эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләр ел саен 1 августта индексацияләнә, әмма аларның күләме эшләми торган пенсионерларныкыннан түбәнрәк булып кала.
Нет комментариев