Җәмгыять

«ЭКОлидер-2026» республика конкурсы гаризалар кабул ителә башлады

«ЭКОлидер-2026» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ЭКОлидер» республика конкурсының максаты – әйләнә-тирәне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген хуплау.

Оешмалар, шәхси эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, белем бирү йортлары, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Конкурска материаллар 2026 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.


Нет комментариев