Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Диния нәзарәте хәзрәтләре Казан гидларына лекцияләр укый

Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге Ислам турында популяр лекцияләр укуын дәвам итә. Бүген Казан Кремлендәге «Казанның мәдәни коды» күргәзмәсендә Казан гидлары өчен хаҗга багышланган лекция узды.

Бүлек җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов хаҗның төп аспектлары, аның рухи әһәмияте турында сөйләде. Экскурсоводларга Шиһабетдин Мәрҗанинең 1880 елдагы хаҗ кылу тарихы һәм юл язмалары зур кызыксыну уятты.

Хәзрәт шулай ук шәмаил сәнгате турында мәгълүмат бирде. Кәгъбә сурәте төшерелгән шәмаилне күрсәтеп, андагы язмаларның мәгънәләрен аңлатты.

Лекция Казан Кремленең «Экскурсоводлар мәктәбе», Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге һәм Казан епархиясенең миссионерлар бүлеге оештырган мәгърифәтчелек циклы кысаларында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев