Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бу елның беренче Сабан туе – 16 майда Мәскәүдә

Бу шимбәдә, 16 майда, Мәскәүнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәбендә быелгы беренче Сабан туе узачак.

Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Мәскәү Сабан туе бай программа вәгъдә итә:

  • Зур концерт;

  • Милли көрәш ярышлары;

  • Спорт һәм күңел ачу уеннары;

  • Мастер-класслар.

Татар халкының традицион бәйрәме 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чарада теләге булган һәркем катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев