«Безнең ишегалды» программасы Татарстанда 1,6 миллионнан артык кешене колачлады
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының беренче исемлеген 2027 елда тулысынча үтәргә планлаштыралар. Быелгы эшләр тәмамланганнан соң республикада 243 ишегалды территориясен төзекләндерәсе кала.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының Яшел Үзәндәге күчмә утырышында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Быел 560 ишегалдында 10 млрд сумлык эшләр алып барыла. Алар тәмамланганнан соң Казанда, шулай ук Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.
2020 елда программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда 5,8 мең ишегалды территориясе төзекләндерелде, бу максатларга 54 млрд сум юнәлдерелде.
«Бу шәһәр мохите өлкәсендә иң масштаблы республика программаларының берсе. Алты ел эчендә проект республиканың 1,6 миллионнан артык кешесен колачлады», – дип билгеләде Дамир Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев