Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Атна ахырында Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Татарстанда төньяк антициклоны китергән коры һәм җылы һава торышы атна ахырына кадәр диярлек сакланачак. Аннары ул яңгырлар һәм яшеннәр белән алышыначак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Җомга һәм шимбә, 22–23 май

Явым-төшем көтелми. Төнлә +4...+9°C (кайбер урыннарда +14°C). Көндез +23...+28°C. Шимбә көнне тагын да җылырак: төнлә +7...+12°C, көндез +26...+31°C.

Якшәмбе, 24 май

Төнлә явым-төшемсез, +8...+13°C. Әмма иртән һәм көндез атмосфера фронты йогынтысында булабыз. Урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар явачак, җил секундына 15 метрга кадәр көчәячәк. Көндез +23...+28°C.

25–26 май

Төньяк циклон фронталь бүлекләре йогынтысында — урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар. 25 майда +23...+28°C. 26 майда салкынрак: +19...+24°C (көнчыгышта +27°C).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев