Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда чәчү эшләре бара: 40 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары

Татарстанда бүгенгә 40 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчелде.

Бу хакта Казанда журналистларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Узган ел яз иртә иде, һәм бу датага инде ярты миллион гектар чәчелде. Быел һава торышы үзгәрешләр кертә. Якындагы көннәрдә, ике-өч атнада, һава торышы яхшы булыр дип фаразлана. Бу чорда без чәчү мәсьәләләрен төгәлләргә тиеш. Бераз узган вакытны куып җитәрбез дип уйлыйм», — дип белдерде ул.

Быел чәчүлек мәйданы 2,7 млн гектар тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәгә туры килә. Сабан чәчүе 1,7 млн гектарда башкарылачак, шуның 818 мең гектарында бөртекле культуралар, ә 684 мең гектарында техник культуралар чәчеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев