Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Акчалата альтернатива: Татарстанда күп балалы 277 гаилә компенсация сайлаган

1 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 277 гаилә җир участогы алу урынына 200 мең сум күләмендә акчалата түләүне сайлаган. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Хөкүмәт башлыгы Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эшчәнлеге йомгаклары буенча доклад белән чыгыш ясаганнан соң, депутат Елена Кузьмичева күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир участокларын инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча сорау бирде.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, акчалата түләү бары тик җир җитмәгән шәһәрләрдә – Казанда һәм Яр Чаллыда – гаиләләрнең үз теләге буенча гамәлгә ашырыла. «1 апрельгә бу чараны 277 гаилә сайлап өлгергән», – диде ул.

Премьер-министр шулай ук Рөстәм Миңнеханов карары белән 2025 елда республикада инфраструктура үсешенә 1 млрд сум акча бүленүен искәртте. Бу сумманың яртысы – су челтәрләренә, калган яртысы – юлларга юнәлтелгән. Узган ел дәвамында 5 су объекты төзекләндерелгән (гомуми озынлыгы 103 км тирәсе), шулай ук 23 км юл ремонтланган. 2026 елда да шушы ук күләмдә финанслау сакланачак.

Алексей Песошин сүзләренә караганда, барлык муниципалитетларда җир участокларын коммуналь инфраструктура булган торак пунктларга мөмкин кадәр якынрак бирү күздә тотыла.

Искәртеп узабыз: 2025 елның көзендә Татарстан Дәүләт Советы өч яки күбрәк баласы булган, Казанда һәм Яр Чаллыда даими яшәүче гаиләләргә, аларның ризалыгы белән, җир участогы урынына акчалата компенсация түләү турында закон проектын кабул иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев