«Абилимпикс»ның абсолют чемпионы билгеле булды
Татарстаннан махсус хәрби операция ветераны Артур Шабакаев «Абилимпикс» чемпионатының абсолют чемпионы булды. Ул ярышларда иң күп балл җыеп, барлык катнашучыларны узып китте.
Чемпионатта Россия Федерациясенең 86 субъектыннан 600дән артык махсус хәрби операция ветераны катнашты. Алар 21 компетенциядә – массажист, буяучы, БПЛА операторы һәм башка белгечлекләр буенча көч сынашты.
Чемпионат кысаларында шулай ук түгәрәк өстәлләр һәм катнашучылар белән дискуссияләр оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев