Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

308 меңнән артык татарстанлы киләсе елгы төзекләндерү проектларын сайлады

13 майга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 308 меңнән артык кеше 2027 елда өстенлекле рәвештә төзекләндереләчәк объектларны сайлау өчен оештырылган бөтенроссия тавыш бирүендә катнашкан.

Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу юлы республикада яшәүчеләр 178 парк, яр буе, бульвар, урам һәм сквер арасында сайлый ала. Территорияләр исемлеге шәһәр һәм район администрацияләре белән берлектә төзелгән. Шулай ук исемлеккә Дәүләт хезмәтләре сайтында сораштыру барышында халык үзе сайлаган 20 җәмәгать киңлеге өстәлгән.

Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүе 21 апрельдән 12 июньгә кадәр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формаштыру» федераль программасы кысаларында үткәрелә.

Тавыш бирүдә республикада яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев