Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 2026 елның 1 июленә республикада 2 923 997 сайлаучы теркәлгән. Аларның 33,5% ы – яшьләр.
Быел 43 меңнән артык татарстанлы беренче тапкыр IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашачак.
Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров әйтүенчә, сайлауларда катнашу күп яшьләр өчен беренче җитди гражданлык тәҗрибәсе була. Ул яшьләрнең республика һәм ил тормышына катнашуын, үз фикерләрен белдерергә әзер булуын ассызыклады.
Нет комментариев