2 майда Татарстанда томан һәм җилле һава көтелә
Җәмгыять

2 майда Татарстанда томан һәм җилле һава көтелә

2 майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем фаразланмый.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Кайбер районнарда иртәнге сәгатьләрдә томан булуы ихтимал. Төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә искән җил көнбатышка күчә, көндез урыны белән аның тизлеге 13 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итәчәк.


Нет комментариев