17 майда Татарстанда +32 градус эсселек көтелә
Җәмгыять

17 майда Татарстанда +32 градус эсселек көтелә

Якшәмбе, 17 майда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Сиезерлек явым-төшем булмаячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан җил секундына 4–9 метр тизлектә исә, урыны белән 13 метрга кадәр көчәя.

Төнлә температура +12..+17 градус булды. Көндез һава +27..+32 градуска кадәр җылыначак.

Казанда да алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез. Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан 4–9 м/с. Казанда көндез максималь температура +28..+30 градус.


Нет комментариев