2026 елның 11-13 сентябрендә Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә «ИТ-диктант» Бөтенроссия белем бирү акциясе узачак.
Чара 2018 елдан бирле оештырыла. 2025 елда анда 89 төбәктән 390 мең кеше катнашкан, уртача нәтиҗә 75 балл тәшкил иткән.
Быел теләгән кеше үзенең цифрлы күнекмәләрен тикшерә алачак. Катнашучыларга 7 юнәлеш буенча 32 сорауга җавап бирергә кирәк. Алар арасында – цифрлы иминлек, мәгълүматны тәнкыйди кабул итү, финанс операцияләре, контент булдыру, социаль челтәрләрдә рәсмилек, мәгълүмат эзләү, онлайн-сервислар.
Акция ит-диктант.рф платформасында уза. Чара 11 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 00:00 сәгатьтә башлана, биремнәрне үтәүгә 60 минут бирелә. Һәр катнашучы сертификат алачак.
Нет комментариев