1 майда Татарстанда суыта: көндез бераз яңгыр явачак
Җәмгыять

1 майда Татарстанда суыта: көндез бераз яңгыр явачак

Бүген, 1 майда, Татарстанда атмосфера фронты йогынтысында салкынча һәм дымлы һава торышы саклана.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән, шулай ук Казанда, бераз яңгыр көтелә.

Төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә. Көндез кайбер урыннарда аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә һава температурасы -3 градус тәшкил итсә, көндез Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы +7..+12 градуска (Казанда +8..+10 градуска) кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев