Пермь шәһәрендә булган котычкыч вакыйгадан соң, илдә терроризм һәм экстремизм белән бәйле очраклар ешаю сәбәпле, Югары Сон мәдәният йортында, укучылар, укытучылар, әти - әниләр, әти-әниләр советы белән берлектә, диспут үткәрелде.
Әлеге чарага Мамадыш районы җинәятьчеләрне эзләү бүлеге кече полиция лейтенанты Фатыйхов Илсаф Илфат улы чакырылды. Ул үз чыгышында яшьүсмерләр арасында еш күзәтелә торган үз - үзләренә кул салу (суицид), урлау, югалту очракларына басым ясады. Әлеге чарада әниләр дә активлык күрсәтеп үзләрен борчыган сорауларын бирделәр һәм җаваплар ишеттеләр.
Нет комментариев