Югары Сон миләшләргә баеды
“Бөтендөнья агач утырту көне” 2 гасырдан артык тарихка ия.
Югары Сон мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл мәктәбе укучылары белән, 10 төп миләш үсентеләре һәм җиләк-җимеш куаклары утырттылар. “Һәр утыртылган агач – ул тормыш символы”, – дип аңлатты мәдәният йорты директоры Гөлсинә апалары. Ул балаларга үсентеләрне ничек дөрес утыртырга кирәклеген сөйләде. Миләш агачын әби-бабаларыбыз гомер-гомергә күз тиюдән, бозымнардан саклый дигән ышану белән яшәгәннәр. Яз көне алар тәмле исле шау чәчәккә күмелсәләр, көзләрен кып-кызыл яфраклары арасыннан янып торган җимешләре белән тирә-юньне матурлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев