Җырлы-биюле Коймак бәйрәме
Түбән Сон мәдәният йортында «Коймак бәйрәме» уздырдылар.
Уңган-булган авыл апалары үзләренең рецептлары белән искиткеч тәмле коймаклар пешереп алып килделәр. Барысы самовар янына утырышып, мич коймагы, әчегә дә, төчегә дә пешерелгән коймаклар, коймакчылар белән чәй эчтеләр. Чәй эчкән арада, рецептлары белән бүлешеп, шигырьләр дә тыңладылар. Соңыннан үзләре яшь чакта биегән биюләрне биеп, җырларны җырлап, уеннар уйнадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев