Яшь шахматчыларыбыз Балтачны җиңеп кайттылар
Балтач бистәсендә 2012-2013, 2014 елларда туган һәм яшьрәк балалар арасында шахмат буенча районара турнир узды.
Анда барысы 13 команда катнашкан. Киеренке көрәштә, команда беренчелегенә Мамадышлылар 1нче урынны яуладылар.
“2012-2013 елларда туганнар арасында шәхси беренчелектә Амилия Кашаева – 1нче, Эльвина Сәлимова – 2нче, Тимур Хафизов 3нче; 2014 елда туганнар арасында Полина Пестрякова белән Артур Тюрин – 1нче, Алла Шәймөхәммәтова белән Эмиль Дәрҗеманов – 2нче, Рания Хәбибуллина – 3нче урынны яуладылар”, – дип хәбәр итә Эльвира Хәмидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев