Яшь иҗатчылар альманахлы булдылар
Районыбыз мәктәп укучыларының “Илһамият-Вдохновение” әдәби-иҗат берләшмәсенең беренче альманахы дөнья күрде.
Ул 48 битле. Анда 13 мәктәптән 30 укучының шигырьләре, хикәяләре һәм парчалары урын алган. Арада рус телендә язучы укучыларның да шигырьләре бар. Альманах Мамадышның “Квантум” балалар иҗат үзәге тарафыннан әзерләнеп нәшер ителде. Төзүчеләре һәм биткә салучылары – “Илһамият-Вдохновение” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Лариса Никитина белән иҗат үзәге хезмәткәре Айгөл Кәримова.
Бүген “Квантум” балалар иҗат үзәгендә әлеге альманахны тәкъдир итү үткәрелде. Анда җыентыкка әсәрләре кергән укучылар белән бергә татар теле һәм әдәбияты укучылары да катнашты. Яшь шагыйрьләребез үзләренең шигырьләрен укыдылар. Аннан альманах мәктәпләргә тапшырылды.
Укучыларыбызның шигырьләреннән, парчаларыннан, хикәяләреннән, әкиятләреннән торган икенче альманахка да язмалар туплау башланды. Аны уку елы ахырына кадәр әзерләп бетерү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев