Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Халык концертларны сагынган

Катмыш авылы халкының хыялы тормышка ашты – мәдәният йортлы булдылар.

Биредә федераль программа буенча җиткерелгән мәдәни күңел ачу үзәге файдалануга тапшырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов әйткәнчә, Мамадыш төбәгендә әлеге программа буенча салынган беренче мәдәният йорты булды ул. Шунда ук авыл китапханәсе, авыл җирлеге башкарма комитеты, элемтә бүлекчәсе дә урнашачак.

Сагынып сөйләр чаклар

Авыл моңарчы да мәдәният йортсыз тормады. Беренчесе 1935-1937нче елларда җиткерелгән булган. Әлеге бина узган ел да мәдәният учагы ролендә иде. Җитмешенче елларда ремонт үткәргәннәр дә, кабатэлектр белән җылытуга көйләгәннәр.

–Алтмышынчы-җитмешенче елларда ул бина кичләрен шау-гөр килеп торды. Авылның яшьләре дә анда шахмат-шашка, домино уйнарга җыелалар иде. Эскәмияләрне стена буена тезеп куеп, егетләр кызу-кызу көрәшеп тә алдылар. Мамадыш районының данлыклы көрәшчесе, күп кенә мәртәбәле турнирлар чемпионы, авылдашыбыз Фәрит Сибгатуллинан да көрәш секциясе алып барды. Драма түгәрәгенә йөрүчеләр, спектакльләр әзерләп, тирә-юньдәге авылларга чыга идек. Башта автобуслар да юк иде бит әле. Концерт-спектакльләр куярга машина кузовларында йөрдек. Бәйрәмнәр саен үзебезнең үзешчәннәр концертлар куйдылар. Казаннан концерт белән артистлар да килә иде. Шул агач клубыбыз Әлфия Афзалованы, Илһам Шакировны, Хәмдүнә Тимергалиеваны, башка күп санлы күренекле артистларны кабул итте. Совет заманнарының алгарышы безнең авылны да читләп узмады. Агач клуб янында – биек урынга кирпечтән ике катлы бик матур мәдәният йорты салынды. Тик... фундаментын ясаганда ялгышлыклар киткән булган, стеналары ярыла, аерыла башлады. Төрле чаралар үткәргәндә ишелеп халыкны басу куркынычы бар, дип, яптылар. Мәдәният йорты яңадан элекке агач бинасына күчте. Әле ярый сүтеп ташламаган идек. Тик ул яңадан авыл халкын берләштереп торучы мәдәният учагынагына әйләнә алмады, – дип сөйләде мәгариф ветераны, Катмышт өбәгенең аксакалы Рашат Бакиров.

Халыкка күп кирәкми

Авыл халкы белән сөйләшкән саен катмышлыларның концерт-спектакльләрне гаять дәрәҗәдә сагынганнарын аңладык.

–2022нче елгы Яңа елны каршылаганда клубта концерт караган идек тә, кабат Сабантуй бәйрәмендә концерт булды. Эх, кая китте ӘлфияАфзалова, ХәмдүнәТимергалиеваларның авылга концерт белән килеп төшә торган чаклары, дип, үткәннәрне сагынып кына утырдык. КүршедәгеТүбән Сонда ел буена әллә ничә концерт булды, югыйсә, – дип искә алды Таһир Баһавиев. Күмәк хуҗалыкта механизатор, ферма мөдире булган кеше ул. Катмышка концерт белән килгәч, ӘлфияАфзалованың аларда кунып чыкканы да булган.

Катмыш – илгә бик күп күренекле шәхесләр биргән төбәк. Арада барлык татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булган, Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Булат Юнысов та бар. Моңа күршедәге Баскан авылының күп санлы мәшһүр җырчыларын өстәмим әле.

–Яңа мәдәният йортыбызга бик зур өметләр баглыйбыз. Бездә җырга-моңга сәләтле балалар күп. Мәдәният йорты аларның әлеге сәләтләрен үстерүгә ярдәм итәр. Элекке колхоз идарәсе янгач, почтабыз бинасыз калган. Әлфиябез газеталарын, товарларын өендә кабул итәргә мәҗбүр иде. Хәзер бу бинада почтабызга да урын булачак бит, – дип, ихлас күңелдән сөенүен белдерде мәгариф хезмәткәре НаиләГаделшина да.

Мәдәният йорты җитәкчесе вазыйфаларын НәҗипСабиров башкарачак. Моңа кадәр ул “Шакирҗанова” крестьян-фермер хуҗалыгында идарәче дә булган. Аннан соң Түбән Кыерлы клубы мөдире вазыйфасында эшләп, әлеге авылның мәдәният тормышын җанландыруга ирешкән.

Мәдәният йорты ишегендәге кызыл тасманы тантаналы шартларда кисеп, эчкә узганнан соң, авыл халкы рәхәтләнеп концерт карады. Ел дәвамындагы өченче концертларын.

Бу тантанада халыкны авыл өчен бик тә истәлекле бу вакыйга һәм Яңа ел белән Җәнлек совхозы бистәсеннән килгән Кыш Бабай һәм Кар Кызы котладылар. Башка Яңа ел бәйрәмнәрендә үзләренекеләр булыр, дип өметләнәм.

Минневәрис Мингалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Катмыш Клуб ачу