Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Валерия җиңүчеләр сафында

Казан Кремленең Вәкилләр (представительский) корпусында укучылар арасында коррупциягә каршы темага багышланган иншалар, плакатлар, аппликацияләр, рәсемнәр республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында районыбыздан Валерия Баймурзина да бар иде.

 

 Ул – Зур Шыя урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы, уку алдынгысы. Валерия мари телендә язылган иншалар арасында беренче урынны алды. Мәктәп директоры Лидия Баймурзина сүзләренә караганда, Валерия конкурсларда теләп катнаша, еш кына уңышларга да ирешә. Республика матбугат чаралары хәбәр итүенчә, әлеге чарага меңнән артык эш кабул ителгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Валерия Зур Шыя