Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Үзен аямаучы Резеда

Авылларда аңлату-агарту эшләре дә алып бара ул.

Керәшен Пакшины авылында яшәүче өлкәннәребез хат алып килделәр.

“Без, Керәшен Пакшины авылында яшәүчеләр, бик сыйфатлы һәм намуслы эше өчен фельдшерыбыз Мөнипова Резеда Шамил кызына бик рәхмәтле. Авылыбызда хәзер күбесенчә өлкән яшьтәгеләр генә инде. Резедабыз үзенең игелеклелеге, шәфкатьлелеге, ачык күңеле белән һәркайсыбыз белән уртак тел тапты. Яңа ел алдыннан Кыш бабай киемендә һәркайсыбызны да котлап чыгып, барыбызны сөендерде һәм гаҗәпләндерде. Шундый актив кеше инде ул безнең ФАП мөдиребез”, – дип язылган иде анда.  

 

 

 

Резеда Шамил кызын бала чагыннан ук беләм. Әбисе Шәмсибәдәр апа гомере буе Түбән Ушма авылы фельдшерлык-акушерлык пунктында санитарка булып эшләде. 92 яшендә бакыйлыкка күчте. Резеда дәресләрдән соң гел аның янында булды. Бала чагыннан медпункт эшен белеп һәм өйрәнеп үсте. Урта мәктәптән соң аның Алабуга медицина училищесын тәмамлап чыгуына гаҗәпләнмәдем. Мамадыштагы балалар тудыру бүлекчәсендә дә, Иске Чәбия, Пятилетка, Комазан урманчылыгы фельдшерлык-акушерлык пунктларында да эшләде фельдшер Резеда Шамил кызы Мөнипова. Шәхси вакыты белән дә исәпләшмичә халыкка ярдәмгә ашыккан белгечне һәр урында яраттылар, хөрмәт иттеләр.

 

 

2014нче елның 22нче декабреннән Красная Горка авыл җирлегенең Икенче ферма бистәсе фельдшерлык акушерлык пункты мөдире ул. Мамадышта яшәсә дә, шушы тугыз ел эчендә төн уртасында да мөрәҗәгать иткән Рус һәм Керәшен Пакшины авыллары, Икенче ферма бистәсе халкына ярдәм итү өчен туксан тугыз тапкыр гына юлга чыгарга туры килмәгәндер. Кемнеңдер тән температурасы 40 градуска җиткән, кемнеңдер кан басымы 200дән узган, кайсынадыр инфарк яки инсульт булган... Барысын да коткарып калырга, ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк.

 

 

2020нче елның августыннан декабренә кадәр, үз гомерен кызганмыйча, ковид белән авыр хәлдәге мамадышлыларны Яр Чаллы, Алабуга, Казан госпитальләренә илтүче дә ул булды. 2021нче елда, бер ел дәвамында, Мамадыш районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында ковидка каршы вакцинация ясатырга килүчеләрне кабул итүдә утырды. Шул ук вакытта үзе эшли торган фельдшерлык-акушерлык пунктын, ике Пакшин һәм Икенче ферма халкын да онытмады.

 

 

Бүген ул дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә иртәнге 8дән көндезге 12гә кадәр Соколка табиблык амбулаториясендә дә халыкны кабул итә.

 

Фельдшерыбыз Резеда Мөнипова авыл җирлеге халкы арасында аңлату-агарту эшләре дә алып бара. Мәдәният йортларында уза торган чараларда халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше темаларына чыгышлар ясый. Әле күптән түгел генә Икенче ферма клубында әти-әниләр, укучылар һәм яшьләр алдында “Үсмерләр һәм спайслар” дигән темага бик эчтәлекле һәм мәгънәле чыгыш ясады. Спайсларның зыянын күпсанлы мисаллар белән исбатлап күрсәтте.

 

Вәлия Гыйззәтуллина, Красная Горка авыл җирлеге башлыгы   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев