Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Үзбәкстан гражданнары тавыш бирде

Мамадыш районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары кичә Конституцияләренә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә катнаштылар.

Мамадыш районында яшәүче Үзбәкстан Республикасы гражданнары «Үзбәкстан Республикасы Конституциясе турында» закон проекты буенча референдумда катнаша алдылар. Үзбәкстанлылар өчен вакытыннан алда тавыш бирүне Түбән Ошма авылындагы мәдәният йорты базасында оештырдылар. Процедура Россия референдумнарыннан бернәрсә белән дә аерылып тормый. Сайлау комиссиясеннән алган бюльлетеньнәрне Үзбәкстан гражданнары ябык кабинада тутырдылар һәм махсус урнага төшерделәр. 30 апрельдә, Үзбәкстанда референдум көнендә, бу тавышлар исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Ушма Үзбәкстан гражданнары Тавыш бирү