Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Укучылар уйнадылар һәм катнаштылар

Мамадышта математикадан Төбәк Акциясе узды.

Дәүләт йомгаклау аттестациясендә кулланыла торган контроль хисаплау материалларының үзенчәлекләре белән танышу, имтиханнарга әзерлекнең психологик дәрәҗәсен күтәрү һәм белем алучыларның әзерлеге сыйфаты турында объектив мәгълүмат алу мөмкинлеге булдыру максатыннан, Мамадыш шәһәренең өченче санлы урта гомуми белем бирү һәм академик К.А.Вәлиев исемендәге икенче санлы лицей базасында, Мамадыш муниципаль районы белем бирү оешмаларының 11нче һәм 9нчы сыйныфлары укучылары математикадан “Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгечләр белән чишәбез” Төбәк Акциясендә катнаштылар.

Акция рольле уеннар формасында узды. Анда 10нчы һәм 8нче сыйныфлар укучылары аудиториядә һәм аудиториядән тыш оештыручылар, техник белгечләр, җәмәгатьчелек күзәтчеләре ролендә катнаштылар. 11нче һәм 9нчы сыйныфлар укучылары тагын бер тапкыр имтихан үткәрү проөедурасы белән таныштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш Төбәк Акциясе

2
X