Туган тел хөрмәтенә
Көнүзәк мәсьәлә

Туган тел хөрмәтенә

Халыкара туган тел көне уңаеннан Мамадыш шәһәренең үзәк китапханәсендә җирле язучылар катнашында кичә уздырылды.

Анда шәһәр мәктәпләре укучылары, авыллар китапханәчеләре дә катнашты. Язучыларыбыз Рафаил Газизов, Вәрис Гали, Гыйлемхан Дәүләтшин, Рәкыя Дәүләтшина, Татьяна Шипкова туган телеңне камил белергә, башка телләрне дә өйрәнергә кирәген ассызыкладылар, сорауларга җаваплар бирделәр.  


Туган тел көне Мамадыш

Нет комментариев