Түләүне бары тик банк картасына гына алырга мөмкин
Мәктәп яшендәге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне банк картасына гына алырга мөмкин. Гаризаны 15 июльдән октябрь ахырына кадәр тапшырырга кирәк. Беренче түләүләр 16 августтан бирелә башлый.
«Бары тик картага, теләсә кайсы түләү системасы картасына алырга була. Түләү бер генә тапкыр бирелгәч, аны алу өчен „Мир“ түләү системасы булган карта ачып торырга кирәк түгел», — дип хәбәр итә Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.
Шулай ук, түләүгә бирелгән гаризалар биш эш көне дәвамында карала. Түләү гаиләнең керемнәре составында исәпкә алынмый.
Балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында карарны Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама вакытында әйткән иде.
6-18 яшьлек балалары булган, шулай ук сәламәтлекләре чикле 18 яшьтән өлкәнрәк, әле дә мәктәптә укыган балалары булган гаиләләргә һәр бала өчен 10 мең сум бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев