Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

“ТАТМЕДИА”ның фирма футболкасы җиңүчеләргә тапшырылды

Газетабызның 105 еллыгы уңаеннан күпсанлы конкурслар игълан иткән идек.

Аларның берсендә укучыларыбыздан редакциябезгә үзләре турында язмалар, хәбәрләр чыккан газеталарны алып килүләрен сораган идек. Бәйгенең шарты буенча: “Басылу датасы буенча иң өлкәне булган газетаны алып килүче җиңүче булачак”, – иде. 

Конкурста дистәләгән укучыларыбыз катнашты. Чыгу датасы буенча иң өлкән газетаны алып килүче Мамадышта яшәүче Мөнирә һәм Мәснәви Гаффаровлар булды. Алар “Коммунистик хезмәт өчен” газетасының 1979нчы елның 30нчы сентябрь санын алып килделәр. 

Анда туңга сөрүне кыска срокларда һәм яхшы сыйфат белән төгәлләгән өчен “Кызыл партизан” колхозының (рәисе М.М,Гаффаров, башлангыч партоешма секретаре Б.М.Мостафин, баш агроном Х.М.Вәлиев, авыл Советы башкарма комитеты рәисе Ә.Н.Нуруллин), КПСС райкомы бюросы һәм район Советы башкарма комитеты карары белән, район Почет тактасына кертелүе әйтелә.
Мәснәви агага вәгъдә ителгән “ТАТМЕДИА”ның фирма футболкасын тапшырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәснәви Гаффаров Җиңүче