Татарстанның ике районында аю ауларга рөхсәт ителде
Күп еллык тәнәфестән соң Татарстанда көрән аюларны аулау рөхсәт ителде. Яңа сезон 1 августта башлана. Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында барлыгы җиде баш аюны атарга ярый.
Аюларны 1 августан 31 декабрьгә кадәр, шулай ук 21 марттан 10 июньгә кадәр ауларга мөмкин.
Аюлар ничек бүленгән?
«Албай» хуҗалыгында – 1 аю (алты исәпләнгән), «Кама яры» хуҗалыгында – 2 (җидедән), «Кама яры 2» хуҗалыгында – 4 (унбишедән).
Гомумән, узган ел Татарстанда 90 көрән аю исәпләнгән (2024 елда 97 иде). Аюлар ешрак Әгерҗе, Арча, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында очрый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев