Татарстанда гриппның яңа сезонында нинди штамплар көтелә?
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстанда гриппның яңа сезонында нинди штамплар көтелә?

Быелгы эпидсезонда Татарстан халкын гриппның өч төре көтә. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Аның сүзләренчә, республикада A H1N1 «Миссури»A H3N2 «Дарвин» штаммнары, шулай ук грипп B — «Токио линия Виктория» вирусы көтелә. Барлык өч штамм да быелгы вакцина составына кертелгән.

Татарстанлыларга прививка ясату эпидемия алдыннан иң нәтиҗәле саклану чарасы булачак.


Нет комментариев