Татарстан «Пушкин картасы» буенча икенче урында
Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстан «Пушкин картасы»н актив кулланучылар саны буенча Россия регионнары арасында икенче урынны били.
Бу хакта Мәдәният министрлыгы вәкиле Айгөл Софийская «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында белдерде.
Республикада 403 мең кеше картадан даими файдалана. Беренче урында — Санкт-Петербург, өченче һәм дүртенче урыннарда — Краснодар крае һәм Мәскәү. Сатылган билетлар саны буенча иң популяр урыннар — мәдәният сарайлары, клублар һәм кинотеатрлар. Яшьләр арасында иң актив кулланучылар — 14–16 яшьлекләр. Апрельдә алар саны 59 меңнән арткан.
Министрлык вәкиләре бу саннарны яхшы күрсәткеч дип бәяли, ләкин тагын да күбрәк балаларны мәдәни чараларга җәлеп итү максатын куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев