Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Өлкәннәр көнен билгеләп үтте

Бәйрәмдә Чаллы бүлегенә караган унлап район-шәһәрдән 50гә якын каләм ияләре катнашты. Кунаклар ерак араны якын итеп, Түбән Камадан, Актаныштан, Норлаттан, Мамадыштан, Әгерҗедән килделәр. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, соңгы 40 ел эчендә өлкән әдипләрнең болай бер тапкыр да җыелганы булмаган.

Бүгенге бәйрәмнең иганәчесе – ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов. Кичәдә Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов бәйрәмдә катнашучыларны Өлкәннәр көне белән котлады һәм телебезне, мәдәниятебезне саклауда язучыларның алгы сафта булуын билгеләп үтте.

Истәлекле чарага башкаладан да мәртәбәле кунаклар килде. ТР Язучылар союзы рәисе Ркаил Зәйдулла, ТР китап нәшриятының бүлек мөдире Газинур Морат һәм “Казан утлары” журналының баш редакторы Рөстәм Галиуллин үз чыгышларында Чаллы бүлегенең әлеге башлангычын хуплап, биредә татар әдәбиятының алтын фонды иҗат итә дип бәяләделәр.

Чарада Мамадыштан Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Рафаил Газизов белән Вәрис Гали катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы Язучылар Өлкәннәр көне