2нче август көнне Хафизовка авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Галәветдин улы Шәрәфетдиновка 96 яшь тулды.
Туган көнендә аны котларга авыл җирлеге башлыгы Раиль Ганиев, Мамадыш район Советы депутаты Динар Рифкатович һәм Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Рөстәм улы Хуҗаҗанов килделәр. Аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Нет комментариев