Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Сугыш һәм хезмәт ветераны

Галиев Вахит Вәлиевич, 1927 елның 12нче гыйнваренда Татарстанның Мамадыш районы Иске Комазан авылында крестьян гаиләсендә туган, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, Мамадыш шәһәрендә яши.

Вахит Вәлиевич хезмәт эшчәнлеген Бөек Ватан сугышы елларында 14 яшеннән колхозда ат җигеп башлый. Җир сукалауда, тырмалауда, чәчүдә, басудан ашлык ташуда, ындыр табагыннан Мамадышка икмәк илтүдә катнаша. 17 яшеннән Кызыл Армия сафларына алына. Башта запас полкта, кабат хәрби һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. 

 

Вахит Галиев, хәрби хезмәтен дәвам итеп, хәрби училище, марксизм-ленинизм университеты тәмамлый, офицер дәрәҗәсе ала. Механикалаштырылган взвод, ботальон белән командалык итә. Илленче еллар башында армиядә кыскартулар башлангач, ул да кыскартуга эләгә. Урта Азиягә китеп, Үзбәкстанда пионер лагеры начальнигы, шахтада партбюро секретаре, мәктәптә укытучы вазыйфаларын башкара. 1956нчы елда гаиләсе белән туган ягына әйләнеп кайта. Дүсмәт авыл Советында секретарь, рәис вазыйфаларын башкара. Район хәзерләүләр канторасында хәзерләүче булып эшли. Җәмәгать тәртибендә Иске Комазан клубын җитәкли. Анда хор, мотоциклны өйрәнү түгәрәге, спорт секцияләре оештыра. Мамадыш районының Иске Комазан клубы эш тәҗрибәсе турында Казанда “Яшь үсентеләр“ исемле китап басыла. В.В.Галиевны КПССның Татарстан Өлкә Комитеты Пленумында чыгыш ясарга чакыралар. ТААСР Югары Советы Президиумы Грамотасы белән бүләкләнә. Хәзерләүче булып эшләгәне өчен дә район хәзерләүләр канторасының, РАЙПОның Мактау грамоталарына лаек була. Партиянең район комитеты тәкъдиме белән, “Таң“ колхозына комплекслы бригада бригадиры итеп күчерелә.

 

1976нчы елда Мамадыш районының “8нче март“ колхозы рәисе итеп сайлана. Казанда җитәкчеләрнең белемнәрен күтәрү курсларында укыганда, курслар укытучылары  В.В.Галиевның лидерлык сәләтенә ия булуын күрсәтәләр. “8нче март“ колхозы рәисе вазыйфасын ун ел башкара. Шушы вакыт эчендә Уразбахтыдан Федераль трассага кадәр күтәртелгән юл, дистәдән артык терлекчелек биналары, Омар елгасы аша күпер, урта мәктәп бинасы, яшь гаиләләр өчен, икешәр катлы унике йорт салына. Дистәләгән колхозчыларга яңа йортлар җиткерүдә булышалар. Уразбахты товарлыклы сөтчелек фермасының комсомол-яшьләр бригадасы Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе белән бүләкләнә. В.В.Галиев “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен“ медаленә лаек була.

 

Мамадыш районының 1нче секретаре итеп Фатыйх Сибагатуллин билгеләнгәч, В.В.Галиев аның авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе вазыйфасын башкара, нефтебаза директоры итеп билгеләнә. Нефтебаза директоры вазыйфасын 70 яшенә кадәр башкарды. Бу вакыт эчендә предприятиене республикада алдынгылар рәтенә чыгарды. Коллектив спорт ярышларында, районда үткәрелә торган мәдәни чараларда актив катнаша башлады. В.В.Галиев район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры составында унга якын спектакльдә үзешчән артист буларак катнашты, күбесендә баш рольләрне башкарды.

 

Үз акчасына туган авылы Иске Комазанда мәчет салдырды, аңа хәзрәт китертеп, аңа хезмәт хакы түләп барды. Бүген дә мәчетнең чыгымнарына үз акчасын түли.

 

Иске Комазан мәктәбендә укыганда ук шигырьләр белән стена газетасы чыгарган Вахит Галиев, пенсиягә чыккач “Мин авылга гашыйк“ исемле беренче китабын бастырды һәм актив иҗат белән шөгыльләнә башлады. Бүгенге көндә ул Мамадыш, Яр Чаллы, Казан нәшриятләрендә  басылган 13 китап авторы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты. В.В.Галиев Мамадыш районының аксакаллар шурасы рәисе.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вахит Галиев