Шәһәр укучылары авылга кунакка бардылар
Түбән Ушмы мәдәният йортында "Үткәннән - бүгенгә кадәр" дип исемләнгән проект эшенең чираттагы чыгышы булып узды.
Аның кунаклары шәһәрнең беренче санлы мәктәбе югары сыйныф укучылары иде. Яшьләр татар халкының борынгы йорт кирәк яраклары, киемнәре белән таныштылар. Ерак әби-бабаларыбызның җырлы-биюләрен уйнап күңел ачтылар. Ахырдан милли ризыклар белән сыйланып чәй эчеп алдылар. Очрашу мавыктыргыч, файдалы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев